Премия "Самрух".

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премия "Самрух".

Премия "Самрух".
Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша.  

Быел «ШАЯН ТВ» әлеге чараның мәгълүмати партнеры булачак. Шуңа күрә әлеге чараны сез безнең каналыбыз ашада карый алачаксыз.

«Сәмрух» премиясе 2015-нче елда беренче тапкыр уздырыла.

Премия дүрт этапта уздырыла: 
1-нче этап – «Гаризалар кабул итү». 
Катнашучылар гаризаны расланган форма белән тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр. 

2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». 
Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. 

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». 
Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. 
Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 
2019 елның феврале – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. 
Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин.  

Премиянең номинацияләре: 
«Ел директоры» номинациясе
«Ел өлкән әйдаманы» номинациясе 
«Ел аланы» номинациясе«Ел сәлкеше» номинациясе
«Ел әйдаманы» номинациясе
«Ел клубы» номинациясе
«Ел кулдашлары» номинациясе 
«Сәләт җырлый» номинациясе

Оештыру комитеты адресы: Сәләт Йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт, 3-нче бүлмә. 
Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292-16-00. 

Тулырак http://selet.biz/tat/projects/proekty-2019/ezhegodnaya-premiya-s-mrukh-/ сайтыннан укый аласыз.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...