15 октября 2022
Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Дарья Соколованың «РӘХМӘТ» дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!
Ходай биргән әниләргә
Иксез-чиксез сабырлык.
Көч биргән, авырлыкларны
Ерып, алга барырлык.
Рәхмәт, әнкәй, бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яңгырлардан, давыллардан
Сакладың көнен-төнен.
Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны [email protected] почтасына юллый аласыз.
Комментарии: