ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Газизова Ләйләнең иҗат җимешен тәкъдим итәбез! 

Һәр көн саен  сиңа киләм,
Шахмай урта мәктәбе.
Син бит мәктәпләрнең дә
Иң яхшысы, иң шәбе. 

Портфель асып һәр иртәне,
Алыйм диеп киләм белем.
Татар теле дәресендә
Шомарсын димен телем. 

Рус теле  дәресе керсә,
Телен өйрәнәм русның.
Сүзгә килмим беркем белән,
Кадерен беләм дусның. 

Иңглиз теле - чит тел инде
Бетереп булмый аңлап.
Математика  дәресендә
Баш ватабыз гел санап. 

Иң кызыгы – әдәбият.
Ул түгел бит безгә ят.
Ана теле булганга,
Дүртле алырга оят. 

Кызганыч әгәр укысам,
Кайвакыт күңел тула...
И, минем Шахмай мәктәбем,
Сиңа ышанып була. 

Еласак та, елмайсак та
Үз балаңдай күрәсең.
Беребезне дә аермыйча,
Белемне тигез бирәсең.

Тәүге тапкыр сиңа килдем...
Синнән китәрбез чыгып...
Ләкин китәрбез, ышанам,
Белемле булып, ныгып.

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...