16 сентября 2023
Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Газизова Ләйләнең иҗат җимешен тәкъдим итәбез!
“Балам минем, үскәнем!”-
Дип сөядер әнкәем.
“Балам баласы татлы”, -дип,
Иркәлидер әбкәем.
“Әбкәм, әнкәем, якыным”
Дип сарыламын үзем.
Шулай әйтә алуыма
Куанадыр күнелем.
Балдай татлы назлы сүзләр
Туган телемдә генә.
Кирәк икән бары аның
Кадерен белергә генә.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: