ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!
Бу атнада сезгә  ШАЯН тамашачыбыз Зилә Вәлиеваның “Телефон турында” дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!

Коридордан арлы-бирле
Йөриләр укучылар.
Һәркайсының кулларында –
Кәрәзле телефоннар.

Кирәксә-кирәкмәсә дә,
Сөйләшеп алгалыйлар.
Экран буйлап бармак йөртеп,
Музыкасын сайлыйлар.

Дәрәҗә дип беләләрме
Инде шул телефонны?
Сиксән яшьлек әбиләр дә
Куллана хәзер аны.

Шул телефон дигәннәре
Дәрестә дә шалтырый.
“Синнән колак кагам”, - диеп,
Хуҗасы дер калтырый.

Телефонны кулланыйк без
Бары тик кирәк чакта.
Ә дәрестә бар игътибар
Булсын дәфтәр-китапка!

Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны [email protected] почтасына юллый аласыз.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...