4 ай - 5 минут

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

4 ай - 5 минут

4 ай - 5 минут

Ля-ля. Ля-ля, ә бездә бүген бәйрәм!

Дөньядагы беренче, татар телендә эфирга чыгучы «ШАЯН ТВ» балалар каналы ачылганга 4 ай!

Әлеге вакыт сизелми дә үтеп китте. Беләсезме ни өчен? Чөнки безнең үткән көннәрне санап утырырга вакытыбыз юк. Безнең кебек шук вә шаян балалар безгә моңаеп утырырга мөмкинлек бирмиләр.

Без рәхәтләнеп уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, белемебезне арттырабыз, спорт белән шөгелләнәбез, дөнья буйлап сәяхәт итәбез һәм көн дә яңа дуслар табабыз.

Әлеге 4 ай безнең өчен 5 минут сыман узды да китте. Ләкин без бу «5 минут» эчендә бик күп тәҗрибә тупладык һәм дә инде яңа үрләргә менәр өчен үз алдыбызга яңа максатлар куйдык.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...