Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI берләштерелгән турнир үткәреләчәк.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI берләштерелгән турнир үткәреләчәк.

Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI берләштерелгән турнир үткәреләчәк.
30 март көнне Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры узачак.

Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары – милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман яшьләре арасында узучы турнирның төп үзенчәлеге – катнашучыларның намаз гыйбадәтен белүләре буенча әңгәмә узулары тора. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була.

Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Ярышларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте оештыра һәм аның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулган булу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килодан авыррак. Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.



Мәгълумат «Ватаным Татарстан» сайтыннан алынды  http://urlink.ru/LrIPdgV

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...