Бибинең чын исеме...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бибинең чын исеме...

Бибинең чын исеме...

Сәмирә – бик тәртипле, үрнәк кыз. Тормышта да шундый ук булып чыкты, телгә оста, күз иярми хәтта.

– Телевидение дөньясы белән танышуы ничек башланды?

Биби: Телевидениегә 6 яшемдә килдем. Укытучым Лилия Альфред кызы тәкъдиме белән «Җырлы-моңлы балачак» фестивалендә катнаштым. Биредә мин «Әбием-әбекәем» җырын башкардым. Ә «Шаян-ТВ»га кастинг аша килдем. Әниемә шалтыратып хәбәр иткәннәр, ул миңа шунда  барырга тәкъдим итте. Бирегә килгәч, текст бирделәр, аны тиз генә өйрәнеп сөйләп күрсәттем, ролик төшердек.

Шаян белән дә беренче тапкыр шунда күрештек, шунда дуслаштык без. Аны күрүгә: «Минем кулдашым ул булсын иде», – дип уйлап куйганым хәтердә. Калган малайлар миңа буйлары буенча туры килми, миннән озынрак иделәр…

Кастинг бетеп өйгә кайтып киткәч, 5 минут саен әнине «Без үттекме?», «Хәбәр итмәделәрме әле?»  дип аптыраткан идем.

– Биредә эшләү ошыймы соң?

Биби: Биредә бик күп яңа дуслар таптым. Галиәсгар һәм Азалия – иң якыннары.

– Дәресләргә вакыт каламы соң?

Биби: Дәресләрдән соң мин биюгә, рәсем түгәрәгенә дә өлгерәм әле. «ШАЯН ТВ»га барасы булмаганда, дәресләрне кайтуга ук эшләп куям. Ә «ШАЯН ТВ»да булган көннәрдә дәресләргә кич белән генә утырам.

– Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы?

Биби: Авыр. Күп булса, тагын да авыррак.

– Тиз ятлауның син белгән берәр сере юкмы соң?

Биби: Сере бик гади: текстны башта укып чыгасың. Үзең генәме, әниең беләнме – мөһим түгел. Аннары өзекләргә бүлеп кабатлый башлыйсың. Мин үзем юлда барганда кабатлап барырга яратам. Вакыт та янга кала.

– Костюмнарны каян эзлисең?

Биби: Кастингка килгәндә, үзебез алдык. Бантикларын  үзем сайладым. Ә хәзер безгә яңа күлмәк-костюмнарны тегәләр.

– Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә?

Биби: Күңелсезләнеп утырсаң, Резедә апа килә дә кытыклый гына ул, шунда ук елмаеп-көлеп җибәрәсең. Гомумән, бирегә килгәч, кәефсез утырып булмый. Монда бит безнең дусларыбыз, әзрәк аралашуга ук кәеф күтәрелә. Дәресләрдән «бишле”ләр алу да кәефне күтәрергә мөмкин.

– Камералардан туеп буламы?

Биби: Юк, алар шундый зур, серле, мавыктыргыч. Алар безне яраталар, гел ярдәм итеп торалар шикелле.

– Татар теленә сине кем өйрәтә?

Биби: Мине дәү әнием, дәү әтием, абыйларым өйрәтә. Аңлашылмаганрак, катлаулы сүз очраганда, алардан сорыйм. Балалар бакчасында да татарча аралаша идем, хәзер  исә укытучылар белән  гел татарча сөйләшәм.

– Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сине ничек кабул итте?

Биби: Мине беренче дәү әнием күргән иде. Мәктәптә гел килеп шаккатып сорыйлар: «Огоо, син Бибиме?» – дип йөдәтәләр. Авылга кайткач та, әбиләр: “Биби кызым», – дип сөяләр.

– Ә үскәч, Биби  кем булачак?

Биби: Минем модель буласым килә.


Илүзә Бикчәнтәева
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

 

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...