Әкияттәге «Аладдинның» оча торган җәймәсе бар, убырлы-карчыкның оча торган себеркесе, ә менә безнең «ШАЯН ТВ» каналы агентының... Кызык, безнең Агентыбызның нинди тылсымлы әйберсе бар икән?
Миңа калса аның яшерен сәләте бар. Ул ««ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен, мин уйлаган җирдә пәйдә булыйм» - дип әйтсә, шул җирдә күз ачып йомганчы барлыкка килә.
Башкача аның төрле җирләрдә бер үк вакытта булуын аңлатып булмый. Менә күптән тугел минем янда иде, ә 1 секундтан ул инде Яшел Үзән шәһәрендә. Ул анда 3 гимназиядә кунакта булган.
Әлеге гимназия укучылары ни өчен безнең каналның төп геройлары Шаян белән Биби дигән сорау белән янганнар. Ә безнең тылсымлы көчкә ия Агентыбыз аларның барлык сорау җавап биреп кайткан.
Әлеге укучылары безнең агентны бик сөенеп каршы алсалар, озаткан вакытта бер дә җибәрәселәре килмичә торганнар.
Комментарии: