«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

Агент ул кем?

Ул бик күп сәләткә ия булган кеше. Агент кемнеңдер боерыгын үтәп разведкага йөри.

«ШАЯН ТВ»ның үз агенты барлыгын Сез инде беләсез. Бәлки аны күргәнсездер дә.

Юк. Юк. Булмас. Ул бит күзгә күренмичә генә Сезнең янга килә.

Менә мәсәлән ул бүген 34 нче мәктәптә булды.

Тәнәфес вакытында, сыйныфы куышлы уйнап йөргән вакытта, ул пәйдә булды. Укучылар аңлап та өлгермәделәр... Агентыбыз алар белән аралаша башлады. Ул бик тиз, ләкин төгәл итеп укучыларның сорауларына җавап бирде. Ул ничек яшрен генә пәйдә булса, шулай ук юкка да чыкты.

Шаяннар, Сезгә бирем. Кем беренче булып безнең агент белән фотосүрәткә төшә һәм аны безгә [email protected] га җибәрә. (Фотосүрәтнең селфи булуы шарт!) Без әлеге каһарманга барлык агентларда да була торган корал бүләк итәчәкбез! «ШАЯН ТВ»ның агентына ауны башлыйбыз...

P.s. Әлеге бәйге турында дусларыңа да сөйлә. Бергә шаяру күңеллерәк!

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...