Рамиля Ахметзакировна Сахабутдинова о Разиле Валееве

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Рамиля Ахметзакировна Сахабутдинова о Разиле Валееве

Рамиля Ахметзакировна Сахабутдинова о Разиле Валееве

“ШАЯН ТВ” каналының башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова “ШАЯН ТВ” исеменнән Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән хушлашу сүзләрен җиткерде:                    

- Разил абый һәрвакыт көләч йөзле, ачык кеше иде. Гәрчә иде дип әйтүе дә бик авыр. Һаман ышанмыйм. Мин аңа гел соклана идем,  иҗатына мөкиббән кеше буларак, очрашкач та сөйләшер сүзләр бетми иде. Ә 2020 нче елда “Яңа  Гасыр” телерадиокомпаниясенә генераль директорның киңәшчесе булып эшкә килгәч, шатлыктан түбәм күккә тиде.

Разил абый әлегә хәтле дә “ШАЯН ТВ” эшчәнлеге буенча гел киңәшләрен бирә иде. Бергә эшли башлагач, элемтәләр тагын да ныгыды. Ул татар теленә тәрҗемә ителгән безнең йөзләгән мультфильм, документаль фильмнарны карап чыгып, үзенең  фикерен җиткерде, тәрҗемәчеләр, редакторлар, балалар белән җыелып, дәресләр үткәрде. Разил абый үзе генә сөйләп калмый, безне дә тыңлый белә иде. Татар телен, татар халкын яратып, горурланып яши торган шәхес белән эшләү барлык “ШАЯН ТВ” лар өчен зур бәхет булды.

Разил абый “Балачак җыры” бәйгесе, “Татар сүзе” нәфис сүз бәйгеләрендә жюри составында эшләде. Йөзләгән бәйгедә катнашучыларның эшләрен кат-кат карап бәян итә иде. Ул һәрчак безне мактый, көч биреп тора иде. Каналыбызга Муса Җәлил премиясен биргәч тә безнең өчен бик шатланган иде. Балалар Разил абыйның шигырьләрен тапшыруларда яратып сөйлиләр, үзен күргәч, каршысына йөгерәләр иде.

“ШАЯН ТВ”лар белән аралашу миңа да яңа дөнья ачкан кебек булды, милләттебезнең киләчәгенә өметем артты” дип әйткәне хәтеремдә. Разил абыйның язган шигырьләре, җырлары, әкиятләре татар балаларын гомер буе озата килер. Аның бөек иҗатын мәңгеләштерүдә “ШАЯН ТВ” каналы зур өлеш кертәчәк.

 

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...