Сезне тамашачыбыз Гөлнар Җәббарованың «Тычкан кыйссасы» дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!
Үз итте бит өебезне
Кечкенә генә тычкан.
Песиебез һич тотаалмый –
Тычкан еракка качкан.
Инде хәзер аптырагач,
Алдык келәй кибеттән.
Һәркөн нәтиҗә көтәбез –
Ябышмый, киребеткән!
Ә беркөнне иртән торсак,
Күрдек гаҗәеп хәлне:
Тычкан чиный, песи мырлый...
Көлештек шушы мәлне.
Бер-берсенә ябышканнар,
Келәйгә ката-ката.
Песи, мескен, «тычкан тоткан»,
Келәйгә бата-бата.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: