24 декабря 2022
Бу атнада сезгә тамашачыбыз Диләрә Харисованың шигырен тәкъдим итәбез!
Карлы кышны бик яратам,
Салкын көннәр җитсә дә.
Битләремне чеметтереп,
Зәһәр җилләр иссә дә.
Салкыннан куркып тору юк,
Көне буе уйныйбыз.
Ап-ак карга чума-чума
Уйнап, һич тә туймыйбыз.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: