Разиль Валиев: «Вся надежда на молодежь»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Разиль Валиев: «Вся надежда на молодежь»

Разиль Валиев: «Вся надежда на молодежь»

Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевнең «ШАЯН ТВ» га кунакка килүенең сәбәбе – нәни тамашачылар белән аралашу һәм тәрҗемә мәсьәләләре турында сөйләшү. 

Разил абыйның тәрҗемә өлкәсенә карата үз фикерләре бар: «Әдәби әсәрнең иң әйбәт яңгырашы туган телдә булса да, башка халыкларның әдәбиятын да белү кирәк». Хәзерге көндә Разил аганың тәрҗемә буенча биш йөзгә якын дөнья халыклары әдәбиятын сыйдырган өч китабы дөнья күргән.

 «ШАЯН ТВ» каналы тәрҗемәчеләре белән дә бу темага сөйләшү булды. Разил абый карашынча, рус сүзләренең туган телебездә татарча вариантлары булмаган очракта, яңа сүз уйлап табарга да була. Шул ук вакытта бу татар теленең кагыйдәләрен исәпкә алып эшләнергә тиеш. Ләкин «печенье», «собор», «индеец» кебек сүзләрнең язылышын чыганак телдәгечә калдыру дөресрәк. Шулай да татар телендә генә язабыз дип, бала аңламаслык итеп, тарихи, кулланылыштан төшеп калган сүзләрне куллану кирәк түгел.

«Һөнәрне бала кече яшьтән үк сайлый башларга тиеш дип саный Разил ага: «Алда максат булса, ул аңа инде әзерләнә башлый. Ә бу максат балага тормыш карурманында адашмаска ярдәм итә. Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул үз милләтенең өметле улы һәм кызы, чын шәхес һәм яхшы кеше булып калырга тиеш. Чөнки безнең бөтен өмет - яшьләрдә»

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...