Мунира Рахмаева без шляпы не узнают

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мунира Рахмаева без шляпы не узнают

Мунира Рахмаева без шляпы не узнают

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче, бик кыска вакыт эчендә тамашачыларның мәхәббәтен яулап өлгергән «Килде-китте шоу» проектында популяр җырчы, шоумэн Мөнир Рахмаев гастрольләрдән туктавы, үзен эшләпәсез танымаулары һәм хейтерларны “кара исемлек”кә тыгуы хакында фикерләре белән уртаклашты:

- Яңа җырлар яздырабыз. Тиздән минем юбилеем була. Шул уңайдан 35 яшьлегем турында яңа җыр чыгарырга җыенам. Иҗатны мин ташламыйм, алып барам. Бәйрәмнәрдә дә җырлыйм, концертларда катнашам. Гастрольләр әлегә сорау булып кала бирә. Чөнки аның буенча бөтен әйбер дә минем өстә. Мин үзем директор да, продюсер да, машина йөртүче дә. Монда бөтенесен үзең контрольдә тотсаң гына, уңышка ирешеп була. Хәзер мин күбрәк бәйрәмнәр алып бару белән шөгыльләнәм. Стендап комедия форматында эшлим. Халыкка ошый.

Бәйрәмнәрне эшләпәсез алып барам, ахырда гына Мөнир Рахмаев булып, аны киеп чыгам. Эшләпәсез мине танымыйлар. Бу минем фишкам.

Тискәре комментарийлар язучыларны шунда ук “кара исемлек”кә тыгам һәм аннан бүтән чыгармыйм. Минем тормышымда андый кешеләр булырга тиеш түгел. Ямьсез сүзләрне, гадәттә, олы апалар яза. Тормышка позитиврак карарга кирәк. Мин аларга бары тик уңышлар гына телим. Хатыным турында да...

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...