Бала хокук даирәсендә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бала хокук даирәсендә

Бала хокук даирәсендә

Бүген, 20 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» балалар каналы зур чарада катнашты. «Бала хокук даирәсендә» V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Быел бәйгегә 200 дән артык эш җибәрелгән, шуларның унысы гына җиңүче булды. Ә «ШАЯН ТВ» балаларга зур бүләк ясады. Җиңүче дип табылган видео авторлары үз эшләрен «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачак.

Ә син үз хокукларыңны беләсеңме?

Һәр бала яшәүгә хокуклы. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән- имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш.

* Һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы.

* Тормышына куркыныч янамаса, бала әти-әнисеннән аерылырга тиеш түгел.

* Башлангыч белем алу бушлай һәм мәҗбүри булырга тиеш.

* Балалар ялга һәм уенга, өлкәннәр белән беррәттән иҗат эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.

* Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.

* Дәүләт баланы наркотик матдәләр кабул итүдән, бу матдәләрне җитештерү һәм сатудан сакларга тиеш.

* Дәүләт балаларны урлау һәм алар белән сату-алуга каршы көрәшергә тиеш.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...