6 апреля 2024
Сезне тамашачыбыз Адилә Нуриманованың шигыре белән таныштырабыз!
Ял көннәрен көтеп алам,
Әнигә булышырга.
Иртән иртүк торамын,
Эшне эшли башларга.
Табак-савытларны юам,
Гөлләргә дә су сибәм.
Төрле-төрле әйберләрнең,
Тузаннарын да сөртәм.
Мин эшләрне эшләгәндә,
Әни коймак пешерә.
Коймак пешкәнен көтәбез,
Бергәләп чәй эчәргә.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: