2 ноября 2024
Дуслар, сезгә тамашачыбыз Диана Гайнанованың «Кабак» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Язын бергә әби белән
Утырткан идек кабак.
Җәен көн дә сулар сибеп,
Үстердек аны карап.
Шундый зур һәм матур булып
Үсте ул, күрсәң, харап!
Үткән чакта кызыгып
Китәләр аңа карап.
Беркөн әбием бәлешкә
Кабакны салды турап.
Телеңне йотарлык булды:
Туеп булмый һич ашап.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: