ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ

Сәхибәбез кысаларында сезгә ШАЯН тамашачыбыз Назлыгөл Галиеваның шигырен тәкъдим итәбез!

Көннәр җылы, кошлар кайтты,
Чут-чут итеп сайрыйлар.
"Кайда җайлы икән?", диеп,
Алар оя сайлыйлар. 

Кояш көлә безгә күктән,
"Әйдә чык, ди урамга.
Гөрләвекләр китә хәзер
Көймә агызмый калма". 

Кояш һаман кызыктыра,
"Әйдә сал, ди, яулыгың.
Язгы нур шифалы була,
Какшамас һич саулыгың". 

Язгы нурларга ышанып,
Йөрдем шулай яланбаш.
Инде тавышсыз йөримен,
Алдады мине кояш.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

 

 

 

 

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...