Как Диля Нигматуллина разрешила конфликт с Лэйной?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Как Диля Нигматуллина разрешила конфликт с Лэйной?

Как Диля Нигматуллина разрешила конфликт с Лэйной?

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллина Лэйна белән аңлашылмаучанлыкны ничек хәл итүе хакында сөйләде.

- Бу конфликт, чыннан да, бик четрекле, чөнки, кызганычка каршы, монда безнең шәхси мөнәсәбәтләр кушылды. Мин бик күп еллар Зөфәр абый Хәйретдинов белән эшләдем. Минем аңа хөрмәтем бик зур, бу ситациядә дә ул берничек тә кимемәде. Әмма минем яктан да, Зөфәр абый һәм Лейнаның продюссерлары ягыннан да бик ямьсез гамәлләргә китерә торган хаталар булды. Бу бик ямьсез ситуация, минем ул хакта искә дә төшерәсе килми. Ул хәтта судка хәтле китерде. Минем юристым суд юлында йөрде. Нәтиҗәдә, без соңгы процесста җиңдек.

Алар мине акча таләп итү нияте белән судка бирделәр һәм моңа ирешә алмадылар. Моны продюссерлары шулай теләде, ә Лэйнаның биредә бөтенләй гаебе юк. Бу процесста җырчы Гүзәлия дә катнашты, ул да Лейнаның продюссеры иде. Шул вакытта безнең аның белән дә аралар бозылды, аның тарафтан минем якка бик ямьсез сүзләр әйтелде.

Миңа калса, нинди пиар өчен генә булса да, бу болай булырга тиеш түгел иде. Пиар, хайп кулланганда күпчелек җырчылар түбәнлеккә төшәләр. Андый әйберләр булмасын иде. Бу хайп өчен генә эшләнгәндер дип уйлыйм. Алар үзләре моны халыкка чыгаргач, миңа да үземнең социаль челтәрләремә чыгарырга туры килде.

Ретро җырлар өчен судлашып йөрү дөрес түгел. Киресенчә, алар башкарылырга гына тиеш. Мин аны үземчә җырладым, ә Лэйна яңа сулыш өреп, үзенчә басшкарды.

Бүгенге көндә без дуслашып йөрмәсәк тә, минем шундый сыйфатым бар - мин кешегә озак ачуланып йөри алмыйм.

Әңгәмәнең дәвамын «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...