Чем запомнилась зима ведущих «ШАЯН ТВ»?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чем запомнилась зима ведущих «ШАЯН ТВ»?

Чем запомнилась зима ведущих «ШАЯН ТВ»?

Дуслар, ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калганын беләсегез киләме? «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары кышның ничек узуы һәм истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар!

Азалия Шәрипова: «Быелгы кыш шундый матур хатирәләргә бай булды! Сеңлем һәм энем белән тау шудык, кар атышып уйнадык, гаиләбез белән авылга кайтып килдек, хоккей карадык. Күңел ачудан тыш, быелгы кыш яңа җиңүләр, уңышлар белән дә истә калды, Аллага шөкер! Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы булып узды карлы, матур кышыбыз».

abe0dcbd-abd8-44c0-842b-6732dbf72ed2.jpg

Аяз Әгълиуллин: «Бу елгы кыш үзенең зәмһәрир суыклары, карлары-бураннары белән истә калыр. Минем күптәннән мондый кар көртләре күргәнем юк иде. Дуслар белән рәхәтләнеп окоп казып уйнадык, кар атыштык, сикердек, тәгәрәштек. «Имәнлек» урманында чаңгы шудым, «Черек күл»дә тимераякта йөрдем. Балалар бакчасына Кыш Бабай булып килүем үзе бер истәлекле мизгел. Гаҗәеп матур кыш булды бу».

2ce97f3a-e699-4a43-8a0a-a64a16c385dd.jpg

Зәйнәп Хөснуллина: «Кышым бик продуктив узды. Имтиханнар, «ШАЯН ТВ» каналында съемкалар, репетицияләр белән сизелми дә узып китте ул. Бу кышкы сихри атмосфера кәефне бик күтәреп торды. Кышның иң истә калган вакыйгасы – ул ШАЯН матч».

9103cfe1-a411-4cb6-9862-0083932d3119.jpg

Кәрим Галиев: «Минем кышым бик кызыклы узды, чөнки быел ул безне күпкырлы булуы белән сөендерде! Минемчә, кыш - концертлар, чыгышлар һәм яңа мөмкинлекләр сезоны. Чыннан да, бу кыш миңа яңа мөмкинлекләр бирде. Ак Барс «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә ШАЯН матч үткәрде. Мин дә читтә калмадым, әлеге чарада катнаштым.

Быелгы кыш Казанда киләчәк уеннары узуы белән дә аерылып тора! Мин бу уеннарга медиа вәкиле буларак йөрдем, «ШАЯН ТВ» өчен тамашачыларга обзорлар төшердек. Буш вакытларымда исә дусларым белән шугалакта хоккей уйнадык, урманда әтием белән чаңгыда йөрдем».

0416b154-2afd-4d36-b166-0cacb871b0cc.jpg

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...