Элвин Грей ответил на вопрос, ближе ли ему Татарстан или Башкортостан

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Элвин Грей ответил на вопрос, ближе ли ему Татарстан или Башкортостан

Элвин Грей ответил на вопрос, ближе ли ему Татарстан или Башкортостан

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында Элвин Грей “Татарстан якынракмы, әллә Башкортостанмы?” дигән сорауга җавап бирде:

- Татарстанда мин пропискада. Ул мине күтәрде. Ә йөрәгем, әлбәттә, үземнең туган ягымда, Башкортостанда. Бернигә дә карамастан, мин Татарстанда яшим. Республиканы бик яратам. Татарстан, чыннан да, мине нык күтәрде. Башкортостаннан Мәскәүгә күчеп, аннан Татарстанга килдем. Шуңа күрә мин аңа бик тә рәхмәтле.

Татарстанны сайлавым да географиягә бәйле. Ул уртада урнашкан, шуның өчен дә минем өчен бик уңайлы. Әнием дә монда яши. Командамның яртысыннан күбе Башкортостаннан булса да, алар барысы да биредә, чөнки мин үзем монда. Төп базам да, студиям дә монда урнашкан. Татарстан минем өчен икенче өем. Уфаны мин биш бармагым кебек беләм, ә Татарстанда миңа йөрергә әлегә навигатор кирәк. Татарстан да, Башкортостан да минем өчен – зур бер өй.

Тиздән шушы ике республика буйлап, гастроль турына кузгалачакмын. Декабрьдә бик күп яңа җырларым чыгачак. Рус телендә дә җырлыйм. Әле яңа гына күптән хыялланып йөргән җырым чыкты. Хәния Фәрхи репертуарыннан “Әлдермеш” җыры. Бик тиздән “Яңа ел” дигән җырым да дөнья күрәчәк. Гомумән, гастрольләргә чыгып киткәнче, ай саен стабильно ...

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...