6 января 2024
Дуслар, сезгә тамашачыбыз Рания Мөхәммәтованың шигырен тәкъдим итәбез!
Кыш чанасында чаба,
Урманны уза бара.
Агачларга шәл япкан,
Җиргә ак юрган аткан.
Аю, керпе, еланнар
Тәмле йокыга талган.
Куян соры күлмәген
Ак тунга алыштырган.
Кыш чанасында чаба,
Кырларга да кагыла.
Авылыбызны узганда,
Энҗе сибеп калдыра.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарии: