18:30
Әлеге тапшыру балалар өчен генә түгел, әти-әниләре өчен дә бик кызык һәм файдалы. Чөнки тапшыруда әти-әниләр дә катнаша, дөрес, үзләре генә түгел, ә балалары белән. Гаилә командалары алып баручы тәкъдим иткән биремнәргә җавап эзли, шуның белән беррәттән, татарча сүзләр өйрәнә. Тапшыру өч турдан тора. Һәр тур өчен җиңгән командага бер балл бирелә. Нәтиҗәдә кайсы команда күбрәк балл туплый, шул җиңүче була.