Шайбаның авырлыгы күпме?
Кемдер – җәйне, ә икенче берәүләр кышны ярата. Кемдер җәйге җылы көннәр башлануга, су коенырыга ашыкса, кемнәрдер саф һавада рәхәт итеп күңел ача, ә кемдер... хоккей турында хыяллана. Әйе, хәтта җәен дә әлеге кышкы спорт төре өчен җан атучылар шактый. Алар өчен хәзер иң бәхетле көннәр башлана инде! Чынлап та, хоккей – бик кызыклы спорт төре! Сезне дә аңа бәйле берничә кызыклы факт белән таныштырасыбыз килә.
· хоккей өчен беренче шайба шакмаклы формада булган;
· заманча шайбаны янартау резинасыннан ясыйлар һәм аның авырлыгы 200 гр.;
· сикермәсен өчен, аны уен алдыннан катыралар;
· шайбаның очу тизлеге сәгатенә 193 км җитәргә мөмкин;
· хоккей – ул бик тиз уен, капкадан 18,3 м ераклыктан сугылган шайбаны тоту өчен, капкачының нибары 0,45 секунд вакыты бар.
Комментарийлар: