Бәйрәмнәрдә премьералар

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәмнәрдә премьералар

Бәйрәмнәрдә премьералар

Без барыбыз да зарыгып көткән яллар җитте! Сез аларны, һичшиксез, «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә күңелле итеп үткәрергә тиешсез! Май бәйрәмнәрендә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларны премьералары белән сөендерүен дәвам итә!

1. «Үзбәкстан» фильмы белән сез борынгы Сәмәрканд шәһәре буйлап сәяхәт итәрсез, аның төп мәйданы булган Регистанны күрә алырсыз, 500 ел элек дөньяда иң төгәл астрономик исәпләүләр барлыкка килүен, 2000 елдан артык элек иң озын гомерле кәгазь ясауларын белерсез; дөньядагы иң көчле Кояш мичен күрерсез.

Шимбә көнне 09:45 һәм 21:00 сәгатьләрдә карагыз.

2. «Җир планетасы. Иртәгә күрешербез» документаль фильмы, фәнни белемнәргә нигезләнеп, медицина, ясалма интеллект, шәһәр төзелеше, транспорт, экология, энергетика кебек тармакларда фикер һәм технологияләр үсеше белән дөньяның ничек үзгәрүе турында сөйли. Нинди һөнәрләр барлыкка киләчәк һәм кешелек дөньясына нинди сынаулар белән көрәшергә туры киләчәк?

Премьераны якшәмбе көнне 17:30 сәгатьтә карагыз.

3. «Даг Гарднер фотосәяхәте» фильмында профессиональ фотограф Даг Гарднер планетаның иң гадәти булмаган почмаклары буйлап сәяхәт итә, искиткеч сурәтләр ясый, фототехника һәм яхшы кадрлар ясау серләре белән уртаклаша. Аның белән бергә тамашачылар шарлавыклар һәм каньоннарны күзәтә; аюлар артыннан Аляскага, агулы еланнар янына Амазонкага; гаҗәеп чәчкәләрне күрү өчен Грейт-Смоки-Маунтинс тауларына, Төньяк Каролинаның ерак пляжларына юл тота алачак.

Фильмны якшәмбе көнне 10:15 һәм 18:10 сәгатьләрдә карагыз.

Ялларны күңелле итеп, бергә уздырыйк!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...