Җиңү көне: Казанда 9 Майда узачак чаралар исемлеге

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җиңү көне: Казанда 9 Майда узачак чаралар исемлеге

Җиңү көне: Казанда 9 Майда узачак чаралар исемлеге

Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган 130 чара планлаштырылган. Казанда 9 Майны бәйрәм итү традиция буенча Архангел һәм Арча зиратларында чәчәк салу белән башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Совет солдаты, Аналар һәм толлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу оештырыла.

1. Меңьеллык мәйданы

* 9.30 - тантаналы программа башлана
10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре йөреше була һәм тарихи хәрби техника, шулай ук ретро автомобильләр узачак. Парадта хәрби училище, кадет класслары, юниорлар һәм суворовчылар катнашачак.
*18.00 – бәйрәм концерты. Сәхнәдә Казанның сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм җыелма хорлар чыгыш ясаячак. Көн дәвамында Меңьеллык мәйданында хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк.

2. Казан Кремле

* 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Җиңүне ясыйбыз» иҗади акциясе узачак. Шулай ук 12.00-17.00 сәгатьләрдә теләүчеләр өчен «Җиңүгә юл» квесты уза ала.
* 14.00 сәгатьтә ачык һавада «Җиңүчеләр. 1945-нченең мае» интерактив музее эшләячәк.
* 18.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Йолдызлык» арт-резиденциясе «Мин, әби, Илико һәм Илларион» спектаклен күрсәтәчәк.

3. Җиңү паркы

* 11:00 сәгатьтә юнармейцлар парады, ә аннан «Фанфары Победы» – балалар тынлы оркестры фестивале була.

Казанда Җиңү көнендә йолдызлардан кем чыгыш ясаячак?

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең Хедлайнеры - Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак. Ул Меңьеллык мәйданында патриотик музыка программасы белән иртәнге һәм кичке чараларда чыгыш ясаячак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...