Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. 3 һәм 4 майда һәм ял көннәрендә яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Күз күреме начарланырга мөмкин.
3 майда температура 0, +2 градусны тәшкил итә, урыны белән -3 градуска кадәр суытачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда шулай ук салкын һава торышы саклана, явым-төшем дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.
Галимнәр 3 майда Җирне магнит давылы капларга мөмкин дип тә кисәтә. 1 майда Кояшта көчле кабынулар булган, алар 41 минут дәвам иткән.
Кояшта кабынулар биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X, рентген нурланышы куәтенә карап. Әгәр дә куәт 10 тапкырга арта икән, нурланыш киләсе егәрлек классына күчә. Кабынулар исә кояш плазмасы чыгармасы белән бара. Аның болытлары Җиргә барып җиткәндә магнит давылларын китереп чыгарырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!
Comments: