«Дино-әни»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Дино-әни»

«Дино-әни»

Мультсериалның төп герое Эрни үзенең сеңлесе Джулия һәм дусты Макс белән сәер йомырка сыман җайланма уйлап табалар. Әлеге уенчык чын вакыт машинасы булып чыга, һәм балалар тарихи гигантлар - динозаврлар заманына күчәләр! Бәхеткә, корабльдән кечкенә сәяхәтчеләр чыккан вакытта, янәшәдә генә җаваплы әни-динозавр була, ул геройларны үз балалары кебек ярата. Югыйсә, Эрни гаиләсенә бу куркыныч заманда бик җиңел булмас иде, чөнки биредә һәр зат сине ашарга гына тора. Дино-әни яклавы астында геройлар кораб-йомырканы ничек төзәтергә һәм үз вакыт агышына ничек кайтырга икәнен уйларга тиеш булалар!