«Буба»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Буба»

«Буба»

Буба исемле мәзәк, йонлач геройның каян килеп чыкканлыгын беркем дә белми. Ул әле заманча дөнья белән таныш түгел һәм кешеләрнең көнкүрешен бөтенләй аңламый. Буба үзе өчен табышмаклар һәм маҗаралар тулы гадәти йортта яши. Һәр серия саен герой төрле бүлмәләргә эләгә: аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, балалар бүлмәсе. Һәм аларның һәркайсында төрле маҗараларга юлыга. Аңа суыткыч, тузан суырткыч, чүп чиләге, компьютер һәм җилләткеч белән көрәшергә туры килә. Һәр көнне ул дуслары белән бергә үзе өчен нинди дә булса яңа һәм файдалы нәрсәләр ача!