Нәни дусларыбызны песи баласы Мишо һәм кошчык Робинга кунакка чакырабыз. Әлеге парның һәр көне күңелле маҗаралар һәм гаҗәеп ачышлар белән тулы, чөнки тирә – юнь шулкадәр кызыклы ки, бары тик яхшылап карарга гына кирәк! Рәсем дәресләре алырга мөмкин булган Саескан апаны әйтәсеңме, көймә төзеп һәм шул көймәдә сәяхәткә китәргә уйлаган Кондызнымы, якында гына очратырга мөмкин булган һәм үзенә кыш көненә җитәрлек көзге уңыш запасы җыеп йөрүче Тиеннеме. Әгәр һава торышы саф һавада йөрү мөмкинлеге бирми икән, вакытны өйдә дә күңелле итеп үткәрергә була: чормадагы иске уенчыкларны сүтәргә, тәмле кайнатмалар ясарга яки чын бәйрәм оештырырга!
Әлеге мавыктыргыч мультсериал ярдәмендә сез әйләнә - тирә дөнья турында күп кенә яңалыклар белеп кенә калмаячаксыз, дуслыкның кадерен белергә, тормыштагы кыенлыкларны җиңәргә дә өйрәнәчәксез.«Мишо белән Робин»







«Мишо белән Робин»
«Мишо белән Робин»
Сезнең илдә видеоны карау мөмкинлеге ябылган