«Ачышлар шәһәре»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Ачышлар шәһәре»

«Ачышлар шәһәре»

Һәрвакыт ниндидер яңа гаҗәеп әйберләр уйлап таба торган хайваннар компаниясе турында мавыктыргыч мультсериал!

Җәнлекләр һәрдаим файдалы әйберләр эшләргә һәм үз шәһәрчегендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта уңышсызлыклар да аларны туктатмый, чөнки геройлар хаталарның уңышка ирешү юлында кечкенә генә адымнар булуын яхшы беләләр!

Кишер шәһәрчегендә яшәүчеләр искечә яшәргә күнеккәннәр. Алар шәм яндыралар, мичкә утын ягалар. Ләкин барысы да көтмәгәндә үзгәрә, куян Хопнер кишерне ягулыкка әверелдерә торган махсус машина уйлап таба! Хәзер шәһәрдә яңа тормыш башлана, ә Хопнер исә шәһәр мэре була. Бервакыт Кишер шәһәрчегенә Кит исемле төлке килә. Кит вегетариан булып чыга һәм куяннар белән тукланмый. Җирле халык Кит белән дуслашырга тели, ә Хопнер аңардан көнләшә һәм яхшы төлкенең уникаль идеяләрен урларга тырыша!