«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»

«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»

Батыр һәм гадел король Артур турындагы риваять һәркемгә билгеле. Ә балачакта ул нинди герой булган? Әйдәгез, мультсериалның баш каһарманы белән якыннан танышыйк!

Артур әтисе идарә итә торган зур сарайда яши. Ул бик кыю һәм зирәк егет, һәрвакыт иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба. Иң яхшы дусларын Артур түгәрәк өстәл янына җыя. Егетләр үз идеалларына тугры калалар һәм булдыра алганча гадел, намуслы булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар.

Ә яшь геройларның тормышында маҗаралар җитәрлек! Явыз кеше патшаны ташка әйләндергән булса, нәрсә эшләргә? Югалган феяны каян табарга? Камелот шәһәрен куркыныч монстрдан ничек коткарырга? Бу авыр мәсьәләләрне хәл итүдә Артурга һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләре белән атаклы сихерче Мерлин да ярдәм итә.

Батыр геройны тагын нинди маҗаралар көтә? «Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалын карап белә алырсыз!