Летиние каникулы «ШАЯН»овцев!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Летиние каникулы «ШАЯН»овцев!

Летиние каникулы «ШАЯН»овцев!

 Җәйге яллар тәмамланып, яңа уку елы башланырга нибары 3 көн калды. Һәркайсыбыз җәйнең иң матур мизгелләрен хәтер сандыгына салып куярга ашыкты. Алда – алтын көз. Хөрмәтле укытучыларыбыз, яраткан сыйныфташлар белән очрашу көтә. Безнең «ШАЯН алып баручы»ларыбызның быелгы җәе нәрсәсе белән истә калыр икән?

Самира.jpg

Самирә, «Гаҗәп дөнья» тапшыруын алып баручы: «Минем җәйге яллар бик күңелле булды, ләкин тиз узып китте, сизми дә калдым! Бассейнда гына булса да рәхәтләнеп су коендым. Әнием белән җиләккә бардым. Гаиләбез белән Кабан күле буенда уздырган вакытлар да бик рәхәт булды: катамаранда да йөрдек. «ШАЯН ТВ» өчен «Гаҗәп дөнья»ның яңа чыгарылышларын төшердек. Дусларымны күп кенә кызыклы җәнлекләр һәм кошлар белән таныштырачакмын. Мәктәпне, яраткан укытучымны һәм сыйныфташларымны сагындым».

Илназ.jpg

Илназ, «ШАЯН балалар» алып баручысы: «Һәр бала кебек, мин дә җәйге каникулларны бик көтеп алам. Яллар башлану белән, җәйге кояш тагын да матуррак елмайган кебек.

Быелгы жәйдә бик күп нәрсәгә өлгердем. Шәһәрдәге дусларым белән урамда уйнасак, авылдагы дусларым белән су буйларына балык тотарга, йөзәргэ йөрдек, велосипедта йөрдек. Әнием белән җиләккә дә бардым. Әбиләремә йорт эшләрендә дә булыштым: карлыган, чия җыйдым, шулай ук печән җыеп эскертләргә куярга да өлгердек.

Җәйнең тагын иң истә кала торган мизгелләре ул – «Сәләт-Биләр» форумы һәм «Алтын каләм-2020» фестивалендә катнашу. Миңа мондый чаралар бик ошый, чөнки мин аларда башкалардан үрнәк алам, үсәм, күп нәрсәгә өйрәнәм. Җәйге яллар быел да минем өчен мавыктыргыч, куңелле, файдалы узды».

IMG-20200828-WA0067.jpg

Чулпан, «Яшьләр тукталышы» тапшыруы алып баручысы: «Быелгы җәйнең һәр көне дә минем өчен фестиваль булды, дип ялганлый алмасам да, аның йөрәгемдә башка җәйләрдән аерылып торуы көн кебек ачык. Июнь башында беренче тапкырдан ук «алтын сессия»нең нәрсә икәнлеген тоеп карадым. Ә минем сыналган бер кагыйдәм бар: җәйне күңелле башлыйсың икән, аның дәвамы да шундый булачак. Әлбәттә, бөтен кешегә дә билгеле сәбәпләр аркасында, быел ул «күңелле дәвамны» озаграк көтәргә туры килде. Ләкин сабыр төбе – сары алтын булганга, үземә тиешле алтынны август аенда таптым.

Миңа бәхет өчен машинага утырып, термос белән чәй алып, билгесез юнәлеш буенча туп-туры каядыр бару да җитә. Ә быелгы җәй планлаштырмаган сәяхәтләрне миңа күп бүләк итте. Татарстан янындагы күрше республикаларның мин фотога төшмәгән матур урыннары бик аз калды, дип әйтергә була. Август гадилектә ямьлелек күрергә өйрәтте. Мин элек сәяхәт эзләп чит җирләргә китә идем, ә сәяхәт мине үзе туган илемдә эзләп йөргән».

IMG-20200828-WA0062.jpg

Алия, «ШАЯН география» алып баручысы: «Бу җәй, карантин булуга карамастан, минем өчен бик күңелле узды. Иң элек, җәй башлангач, колледжга документлар тапшырдым, чөнки быел 9 сыйныфны тәмамладым. Шуннан соң иң кызыгы башланды, мин авылга кайтып киттем. Анда без табигатькә чыктык, су коендык, эшләргә дә онытмадык.

Бу җәйне мин күбрәк спорт белән шөгыльләнә башладым. Көн саен иртән йөгерергә чыктым, төрле күнегүләр ясадым. Тагын бик күп яңа тәм-томнар пешерергә өйрәндем.

Киләсе җәйләр дә быелгысы кебек шулай күңелле узар, дип ышанам».

Азалия.jpg

Азалия, «ШАЯН балалар» алып баручысы: «Минем җәйге ялларым да бик күңелле узды. Күп вакытны әниемә булышып уздырдым, энем, сеңлемне караштым. Шулай ук Татарстаныбызның, Казаныбызның бик матур урыннары белән таныштык. Зәңгәр күлгә бару аеруча истә калачак. Бөтен кыюлыгымны җыеп, суында коендым. Шундый рәхәт булды! Гомумән, табигатьтә күп вакыт уздырдык. Авылга да еш кайттык. Ул Казаннан ерак түгел – Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы. Анда эш күп, ял итеп кенә түгел, вакытны эшләп тә уздырдык. Европадагы иң борынгы мәчеткә ай кую тантанасын да күрдек. Минем туган көнем дә җәй көне. Әти-әнием фитнес-үзәккә абонемент бүләк итте, бик яратып спорт белән шөгыльләнәм. Ял булса да, уку турында да онытмадым. Җәйгә бирелгән китапларны укыдым».

 

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...