ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

Бу атнада сезгә тамашачыбыз Илмир Басыйровның хикәясен тәкъдим итәбез!

Мин балык тотарга бик яратмыйм, әмма абый кызыктырып сөйләгәч, барырга булдым. Кирәкле әйберләрне кичтән үк әзерләргә керештем. Кармак, чиләкне ишек төбенә куйдым. Әнигә ашарга әзерләргә куштым, балык күп булачак, озак торачакбыз, икебезгә дә озын көнгә җитәрлек булсын, дидем. Ә үзем балыктан бушаган консерв банкасы тулганчы селәүчән җыйдым.

Абый көтү артыннан ук мине уятты. Тиз генә җыендык та, җәяүләп, авылдан шактый еракта урнашкан күлгә кузгалдык. Барып җитүгә, тамак ялгап алдык. Кармакларыбызны әзерләп, җайлап кына балык тотарга әзерләндек. Селәүчәнне генә энәгә кидертәсе калды. Чиләктән консерв банкасын алдым, капкачын каерып ачтым: тик ул буш иде. Абыйның да, минем дә елыйсы килде. Ризыкларны тагын бер утырып ашадык та, буш чиләкләребезне селкеп, кайтып киттек. Бер сорауга гына җавап таба алмыйм: селәүчәннәр кая киткән икән соң?

 

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...