Шәвәли маҗаралары

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шәвәли маҗаралары

Шәвәли маҗаралары
     Шәвәли сәгате

Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате —
Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына, сыптыра —
Өйдә ничә сәгат бар,
Һәммәсен узып тора!

    Шәвәли хәйләсе
Усал эт күргәч
Ул болай диде:
— Мин тәмле түгел,
Ашама мине!..

    Шәвәли ничә яштә?
Бу сорауга заманында
Ул болай җавап биргән:
— Биш тулырга унбиш минут -
Дөп-дөресе шул!—дигән.

Инде яңадан сорыйсы
Вакыт та җитте менә.
— Унбиш тулырга биш минут!-
Ди хәзер җитди генә...

      Серен белдем соңыннан
Кара бәрән ап-ак мичне
Шытыр-шытыр кимерә.
Әйтерсең лә акшар ашап,
Кирпеч ялап симерә!..

Мичтән куып бәрәнне,
Бирәм пешкән бәрәңге.
Бәрән бәрәңге капмый,
Мичтән дә шәпне тапмый.

Җай табалмагач һич тә,
Борыч сиптек без мичкә.
Борынына борыч кергәч,
Төчкерә дә төчкерә.

Ашамасын — әйтерсең лә
Акшар ашап көч керә!
Китаптан укып мин моның
Серен белдем соңыннан:
Сөяккә ныклыкны бәрән
Алган акбур оныннан!

...Акбур ваклап, бәрәннәргә
Салам да мин бер учлап,
Үземнең ашны борычлап
Ашыйм хәзер тынычлап!

      Ат «йөртүче» малай
Мотоциклны бирдек —
Мотоциклда йөрде.
Аннары соң ул безнең
Атта йөргәнне күрде.

«Бик гади техника!»— дип,
Шәһәр кунагы көлде.
«Ат йөртү соң эшме?»—дип,
Урындык куеп менде...

Уйнап кына атланды,
«Булды бит!»—дип мактанды,
Боргаланды, кыланды
Һәм төшеп тә капланды.

Аһ-ваһ килеп ятты да
Аксап-туксап кузгалды.
— Кайда моның тормозы?-
Диеп кенә сорады.

Әйттек кунак егеткә:
— Озак булыр аңлату,
Тормоз белү—бер нәрсә,
Кирәк атны ярату.

Машинаң кебек итеп
Ярату җитми хәтта —
Ат та сине танысын,
Яратсын сине ат та!

Әйтү бушка китмәде,
Төшендерү ярады —
Беренче кат ул атның
«Фара»сына карады...
                                         Шәүкәт Галиев

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...