Есть желание

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Есть желание

Есть желание
1 нче өлеш укырга

Балалар һәм яшүсмерләрнең яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тотып, тапшырулар 15 яшькә кадәр балалар өчен дип әзерләнелә. «Бергәләп өйрәник» – уен рәвешендә җиңел генә татар теленә өйрәтә торган тапшыру. Максаты – балаларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын активлаштыру. “Кичке әкиятләр” балаларны дөньядагы иң яхшы әкиятләр белән таныштыра, балаларга яхшы белән яманны аерырга өйрәтә. «Акыл батл» дигән интеллектуаль уен акыл эшчәнлеген, мантыйкый фикерләүне үстерергә ярдәм итә. «Җырлы SELFIE» тапшыруының максаты исә – гаджетлар ярдәмендә популяр татар җырларын өйрәнү. «Уймак» уенында физик активлык белән беррәттән эрудиция һәм зиһенлелек тикшерелә. «Шома бас»та һәр чыгарылыш саен яшь тамашачыларга зур горурлык белән халык, стильле һәм эстрада биюләрен башкара торган бию коллективлары тәкъдим ителә.


«ШАЯН ТВ» шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы виртуаль, фәнни-популяр һәм сәнгать фильмнары белән дә үз караучыларын сөендерә.
«Сер түгел, замана балалары барысы да тумыштан ук телефон-планшетлардан, телевизордан мультфильмнар йотлыгып карый. Русча сүзләрне дә шуннан эләктереп, русча сөйләшә башлыйлар. Көне буе татар телендә эшләп килгән телеканалдан татарча мультиклар, фильмнар карау, әлбәттә, телебезгә карата тагын да зур кызыксыну уятыр. Шуңа күрә безнең максат татарча мохит булдыру. Канал әти-әниләргә дә ярдәмгә киләчәк, билгеле. Күптәнге хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Без – тапшыруларны туган телдә карап үскән балалар. Шуңа күрә «ШАЯН ТВ»ны яратып караган балалар да татарча рәхәтләнеп аралашып үсәрләр дип өметләнәм. Безгә үз эшенең чын осталары ярдәм итә. Тәрҗемәчеләр – тел һәм әдәбият белгечләре. Текстлар татар менталитетын чагылдырсын дип тырышабыз. Тавышландыручылар исә, артистлар, балалар үзләре», – диде «ШАЯН-дубль студиясе» җитәкчесе Роза Әдиятуллина.

Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның мәгарифне үстерү институты, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һ.б. Контент әзерләү буенча студия-партнерлар: ТР балалар анимацион студиясе: «Татармультфильм», «Аксу» һ.б.
«Бу – безнең телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда яңа баскыч, шактый зур алгарыш. Балаларыбызга бу бик кирәк. Телебезне киләчәк буынга тапшыру өчен, бу җиңел формат ярдәмгә киләчәк. Мин дә, мәсәлән, оныкларым белән утырып бу каналны карыйм. Тәүлек буе эшли башлагач, теләгән вакытта ачып карау мөмкинлеге дә бар. Мондый программалар бүгенге көндә бик актуаль», – дип канал хезмәткәрләренә, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре җиткерде Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиал ректоры, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов.

Без үзебезгә «әгәр телне саклау мөмкинлеге бар икән, ул сакланган булырга тиеш» дибез. Телебезне ни дәрәҗәдә саклыйбыз,шулкадәр халкыбызны да саклыйбыз. Бүгенге көндә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – эшләр өчен зур теләк бар. Телевидение тарихында беренче татарча балалар каналын үстерергә теләүче, янып торучы яшьләр бар!


Динара Миникаева

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...