11 Июнь 2025
Казанда узачак фестивальдә иң популяр татар артистлары катнашачак сәхнә барлыкка киләчәк. Кунаклар өчен Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su, Elina чыгыш ясаячак. Лайнап татар телендә тәкъдим ителәчәк.
«Татарстан — үзенчәлекле, бай мәдәниятле, якты һәм колоритлы республика. Без аның халкына, татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтебезне белдерергә телибез. Безнең яңа сәхнә нәкъ менә шушы гаҗәеп якның традицияләреннән илһамланып булдырылды. Монда тарих белән заманча элементлар үрелеп бара. Ул, һичшиксез, Казандагы фестивальнең иң җәлеп итүче мәйданчыкларының берсенә әвереләчәк — шәһәр халкы һәм кунаклар өчен дә», — дип билгеләп үтте VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
29 июнь көнне VK Fest Казанга килә: илнең иң зур open-air фестивале «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Фестиваль алып баручылары — Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлёв.
Баш сәхнәдә Баста, «Три дня дождч», ZOLOTO, «Комната культуры», ХЛЕБ, Юлия Савичева һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Шулай ук фестивальгә ВАЛЯ КАРНАВАЛ, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, ЖЕНЯ ЛИЗОГУБ, МИЛАНА НЕКРАСОВА һәм Гурам Амарян киләчәк — алар автограф-сессияләр үткәрәчәк, анда кунаклар аралаша һәм фотога төшә алачак.
Фестиваль Татарстан Республикасы белән берлектә үткәрелә. Билетлар vkfest.ru сайтында сатыла.

Комментарийлар: