«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары

«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары
Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы — «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды! Быел конкурска рекордлы сан - 4500 артык катнашучыдан гаризалар кабул ителде! Исезегә төшерәбез, премиаль фонд  — 2 000 000 сум.
Елдагыча «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр дә катнашты. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә.
Бәйгегә июньдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар алты ай дәвамында кабул ителде. Хәзерге вакытта мәртәбәле жюри тарафыннан гаризаларны карау һәм сайлап алу этабы бара. Жюри составы югары һөнәри белеме булган иҗтимагый-сәяси эшлекләр, дәүләт хакимияте органнары вәкиллләре һәм иҗади интеллигенция вакилләреннән гыйбарәт. Жюри рәисе булып шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла тора. Аларны катлаулы һәм озак эш көтә. 4500 катнашучының 37се җиңүче исеменә лаек дип табылачак. Аларның исемнәре тиздән Гала-концертта билгеле булачак. 

Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...