«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

28 март көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең зур Гала-концерты узды.

Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек дип табылды.

Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Барлык катнашучыларга РӘХМӘТ ХАТЛАРЫН, сылтама буенча узып, йөкләргә мөмкин.


Менә алар, җиңүчеләрнең исемнәре:

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Хәсән Гилманов (Казан) "Пәри" (татар халык авыз иҗаты)
II урын – Ләйлә Таишева (Казан) "Бәхет алып булмый базар киштәсеннән" (И.Самарина-Лабиринт. Рус теленнән Булат Ибраһим тәрҗемәсе)
III урын - Сафия Еремеева (Казан) "Әнкәйне сайлап алмыйлар" (Роберт Миңнуллин)

«Проза»:

I урын - Айсылу Кәримова (Балтач районы) "Минеке, тимә" (Абдулла Әхмәт)
II урын - Аслан Миргаязов (Казан) "Шаян кырмыска" (Светлана Гөлтәева)
III урын - Язгөл Садриева (Актаныш районы) "Кем җиңүче?" (татар халык әкияте)

11–17 яшьлек катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Азалия Кәримова (Түбән Кама) "Татар иле" (Рифат Сәлах)
II урын - Рәлиф Сәләхиев (Түбән Кама) "Соңгы үпкә" (Муса Җәлил)
III урын - Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән районы) "Хәдичә" (Муса Җәлил)

«Проза»:

I урын - Диләрә Фәсихова (Казан) "Матурлык"(Әмирхан Еники)
II урын - Диләрә Муллагалиева (Балтач районы) "Өчлегә укучы монологы" (Илшат Сафиуллин)
III урын - Гөлфия Галәветдинова (Арча) "Тамчылар ни диләр?" повестеннән өзек (Рафаил Төхфәтуллин)

18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Рүзил Ихсанов (Әлмәт) "Бер үгет" (Муса Җәлил)
II урын - Ленар Хаматов (Балтач районы) "Җыр башы" (Роберт Миңнуллин)
III урын - Гөлшат Әгъләмова (Чирмешән районы) "Картлар йортында" (Рәмзия Габделхакова)

«Проза»:

I урын - Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Казан) "Өндәге төш" (Ленар Шәех)
II урын - Гөлназ Рәшитова (Казан) "Сандугачлар килгән безгә" драмасыннан өзек (Илдар Юзеев)
III урын - Инсаф Сәләхетдинов (Балтач районы) "Бзәтке" (Алмаз Гыймадиев)
Махсус бүләк - Земфира Антипова (Лаеш районы) "Әни" (Нәби Дәүли)

Иҗади гаиләләр арасында

I урын - Кәримовлар гаиләсе (Теләче районы) "Без милләткә тап төшерми яшик" (Булат Ибраһимов)
II урын - Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан) "Бәйрәм вә сабыйлык вакыты" (Габдулла Тукай)
III урын - Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы) "Ана теле" (Гамил Афзал), "Родной язык" (Вил Казыйханов), "Туган тел хакында" (Зөлфәт), "Туган тел" (Габдулла Тукай), "Туган тел турында бер шигырь" (Равил Фәйзуллин)
Махсус бүләк - Мансуровлар гаиләсе (Теләче районы) "Төлке белән каз" (татар халык әкияте)
Махсус бүләк - Якуповлар гаиләсе (Теләче районы) "Дәрья" (Люция Әблиева)

Профессионаллар арасында

I урын - Илнур Закиров (Казан) "Шартлау" (Эдуард Асадов - Резедә Гөбәева тәрҗемәсе)
II урын - Зөлфия Вәлиева (Казан) "Ана җыры" романыннан өзек (Зөлфәт Хәким)
III урын - Җәүһәрия Габделхакова (Пермь) "Сафура. Бәкер һәм трактор" (Фаил Шәфигуллин)
III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан) "Туган телем - очар канатым" (Мөхәммәдьяр, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Синугыл, Разил Вәлиев)

Үзем язган шигырь номинациясендә

I урын - Рүзәл Мөхәммәтшин (Казан) "Шагыйрь Һади Такташ монологы"
II урын - Разия Галимова (Спас районы) "Рабига күле"
II урын - Рифат Сәлахов (Казан) "Татар мин"
III урын - Айдар Нуриев (Түбән Кама) "Бабайга хат"

Үзем язган әсәр номинациясендә

III урын - Екатерина Әхмәтҗанова (Төмән) "Егәдәй белән Курчак" әкияте

Барлык катнашучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз һәм яңа бәйгеләрдә катнашыгыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...