«Смарта һәм могжизалы букча»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Смарта һәм могжизалы букча»!

«Смарта һәм могжизалы букча»!

Гаҗәеп күңелле «Смарта һәм могжизалы букча» мультсериалында барысын да белергә теләүче кыз Смарта турында белерсез! Аның могҗизалы сумкасында ниләр генә юк: навигатор һәм смартфоннан алып, инглиз теле сүзлегенә кадәр файдалы әйберләр табарга була. Аңа бу әйберләр дусларына ярдәм итү һәм яңа күнекмәләр өйрәнү өчен кирәк.

Смарта үзенең тугры дусты, баллы ашарга яратучы Спотти белән бергә төрле кызыклы биремнәр уйлап таба, көлкеле җырлар җырлый, санамышлар ярдәмендә санарга өйрәнә, инглиз теле һәм юл кагыйдәләре белән таныша - гомумән, тормыштагы мөһим әйберләрне кызыклы һәм җиңел итеп өйрәнә.

сумка.jpg

Бу мультсериал сезгә әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Смарта белән бергә сез кызыклы дәресләр алачаксыз: күп кенә яңа сүзләр һәм саннар беләчәксез, геометрик фигураларны истә калдырачаксыз һәм хәтта аларны ясарга да өйрәнәчәксез!

«Смарта һәм могжизалы букча» мультсериалын дүшәмбедән-җомгага кадәр 13:45 һәм 21:45 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...