Бүген, 19 март көнне, Бөтендөнья Йокы көнен билгеләп үтәләр. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көнне билгеләүнең максаты – йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Ә ул, чыннан да, бик мөһим! Төнге йокы - кеше организмы өчен иң файдалы ял. Бөек классигыбыз Шекспир исә йокыны иң тәмле ризыкклар белән чагыштырган.
Әлеге гадәти күеренеш турында кызыклы фактлар да бик күп. Шуларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез:
1. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә.
2. Уртача йокы озынлыгы 8 сәгатьне тәшкил итә.
3. Йокы процессларын өйрәнүче фән – сомнология дип атала.
4. Коала тәүлегенә 22 сәгать йоклый.
5. Иң озак йокламаган кеше - Ренди Гарднер. Ул 11 тәүлек йокламый Гиннесслар китабына кертелгән.
Соңгысына бәйле, сезгә киңәш: Ренди Гарднер тәҗрибәсен кабатламагыз! Киресенчә, каникуллар вакытында Коаланың гадати көн тәртибе белән яшәп карарга шәп мөмкинлек бар!
Тәмле төшләр!
Комментарийлар: