БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Казан шәһәре, 90 нчы гимназиянең 7 сыйныф укучысы Кәширова Алиянең «Кояш баткан як» дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!

Тыныч тормыш безгә насыйп булды:

Яшел чирәм, зәңгәр күк йөзе.

Көннәр тыныч, төннәр айлы иде-

Җир җәннәте, ахры, бу үзе.

 

Сугыш уты кинәт каплап алды

Офыктагы алсу ал таңны.

Кояш үзе чыкмас кебек иде

Күрмәс өчен шомлы дөньяны.

 

Ләкин чыкты, озатыр өчен чыкты

Пәһлевандай асыл ирләрен.

Бөтен җиһан бердәм булып купты,

Яклар өчен Ватан чикләрен.

 

Асыл ирләр киткән якка карап

Күпме изге теләк теләнде.

Фәрештәләр саклап йөртсеннәр, дип

Ак әбиләр дога укыды.

 

Чиксез кебек озын кара көннәр,

Мәңге үтмәс төннәр тоелды.

Кояш баешлары кызарды да,

Күпме авыр хәбәр китерде.

 

Батыр, кыю сугышчыларыбыз

Җиңү белән илгә кайттылар!

Бик күпләрнең туганнары гына

Кояш баткан якта калдылар.

Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны [email protected] почтасына юллый аласыз.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...