Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте! Бирегә башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесенең хитларын башкарды. 

127c5bb9-bd6b-43bb-878d-f17f7952042e.jpg

Хөрмәтле кунаклардан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Нурсөя Нурулла кызы Шәйдуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев та бар иде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.

68c6ae63-aa2d-4255-a587-0f76d500a1ff.jpg

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде.

85151d2c-7de4-4324-a1e3-ded6e04477e4.jpg

Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Нәни дусларыбыз һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр! 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...