«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!

«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!
«Көмеш кыңгырау» – балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыгучы бердәнбер газета. Киләсе ел башыннан Татарстанда гына түгел, Россиядә дә тарала башлаячак ул. 
Журналлардан аермалы буларак, балалар, яшүсмерләр иҗатына күбрәк урын бирә ала «Көмеш кыңгырау». Нинди генә язмалар юк бездә! Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр дә язалар малайлар-кызлар, уңышлары, җиңүләре, шатлык-сөенечләре һәм кызыклы фикерләре белән дә уртаклашалар. Һәм менә шуларның барысын бергә җыйгач... бик шәп, матур бизәлешле балалар-яшүсмерләр газетасы килеп чыга! 
«Көмеш кыңгырау» белән хезмәттәшлекнең тагын бер уңай ягы бар бит әле аның – редакция белән даими элемтә тотучы яшь хәбәрчеләребез  Татарстан язучылар берлеге белән берлектә игълан ителгән Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә дә исәп тота алалар. 
Инде иң мөһимен әйтик – 4-14 октябрь көннәрендә «Көмеш кыңгырау»га, 2022 елның I яртыеллыгына, ташламалы бәя белән (485,88 сумга)  язылырга мөмкин. Газетаның индексы – П2370.
«Көмеш кыңгырау»сыз калмагыз, кадерле дуслар! Бергә-бергә күңеллерәк бит!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...