10 Гыйнвар 2023
«ШАЯН ТВ» балалар каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» бәйгесенең дүртенче сезонында җиңү яулаган җырларга төшерелгән клипларны яраткан тамашачысына тәкъдим итте. Аларны хәзер барыбыз да яратып куллана һәм җырлый ала.
Әлеге клипларны «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында табарга һәм карарга мөмкин. Сылтама буенча рәхим итеп карагыз.
Комментарийлар: