28 декабрь - Халыкара кино көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

28 декабрь - Халыкара кино көне!

28 декабрь - Халыкара кино көне!

28 декабрь - Халыкара кино көне!

1895 елның 28 декабрендә Парижда бертуган Люмьерлар “Гранд-кафе”да синематографның беренче сеансын тәкъдим итәләр. Һәм бу көн бөтен дөньяда кино туган көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ул кинематографистлар бәйрәме генә түгел. Без, кино яратучылар аны бәйрәм итә алабыз. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан.

“Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән!” фильмы... Ничә дистә еллар дәвамында елның соңгы көнендә күрсәтүләренә дә карамастан һәр елны аны көтеп алабыз, рәхәтләнеп карыйбыз.

1. Россиядә беренче фильм 1908 елда төшерелә. Ул нибары җиде минут дәвам итә.

2. Россиядә төшерелгән беренче төсле фильм экраннарга 1925 елда чыга. Ул Сергей Эйзенштейнның танылган “Броненосец Потемкин”  фильмы була. Эйзенштейн матрослар күтәргән әләмне кинопленкада үзе кызыл төскә буйый. Бу - фильмдагы бердәнбер төсле кадр була.

3. 1935 елда Беренче Халыкара Мәскәү кинофестивале уздырыла.

4. 1965-1967 елларда төшерелгән “Война и мир” фильмы - иң кыйммәтле совет фильмы булып санала. Аны барлыгы якынча 135 миллион тамашачы караган.

5. Иң озын совет сериалы - Анатолий Иванов романы буенча төшерелгән “Вечный зов” фильмы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...