Июльгә кердек!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Июльгә кердек!

Июльгә кердек!

Июль - җәйнең икенче ае. Ул елның иң эссе аеннан санала. Июльне «җиләк ае» дип йөртәләр. Икенче исеме – «яшенле ай». Чөнки эссе көн тиз арада яшен белән аралашырга мөмкин. Без сезнең белән табигатькә бәйле халык сынамышларын барлауны дәвам итәбез. Әлеге фаразлар сезгә алга таба табигатьтәге үзгәрешләренең нинди булачагын күзалларга ярдәм итәр.

* Июль эссе булса, декабрь суык килә.

* Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт. Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса - хәвеф билгесе.

* Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.

* Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.

* Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.

* Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.

* Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.

* Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...