Җилләргә ияреп!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җилләргә ияреп!

Җилләргә ияреп!

Дуслар, бүген җил көне билгеләп үтелә икән! Көннәр бик эссе тора. Мондый көннәрдә барыгыз да: «бераз гына булса да җил исеп үтсә иде», - дип телисездер, мөгаен. Шул уңайдан, җил турында матур шигырь белән дә танышып китик!

Болытларны тарата җил,

Сафландыра һаваны,

Шуңа микән көн билгеләп

Бәйрәм итәләр аны.

 

Бер урында явар иде

Яңгырлар да, кары да,

Җил тарата бит аларны

Төрле-төрле якларга.

 

Җылы йомшак җилләр иссен,

Иркәләсен чәчләрдән,

Күңел күтәренке булсын,

Шифа алыйк җилләрдән.

 

Җилне файдага кулланыйк,

Зыянкайлар салмасын,

Афәт күрергә язмасын,

Аллакаем сакласын!

             Фәймә Зәйнуллина

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...