Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста раслаган вакыйга булып уза.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан әлеге тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза.
Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта.
Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз!
Комментарийлар: